Кереш сүзләр
«ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИЧЕК САКЛАНЫП КАЛГАН?»
Сорау: Ризалашырсыздыр, Изге Язмалар Аллаһыдан иңдерелгән булса, аны юк итәргә тырышсалар да, ул сакланып калырга тиеш.
Шигырь: Иш 40:8
Басма: Бу брошюраның кереш мәкаләләрендә Изге Язмаларның сакланып калуы турындагы искиткеч хәбәр язылган.
«ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИЧЕК САКЛАНЫП КАЛГАН?» (соңгы бит)
Сорау: Бу сорауга кагылышлы фикерегезне беләсем килә. [16 нчы биттәге беренче сорауны укы.] Кайберәүләрнең уйлавынча, диннәрне кешеләр уйлап чыгарган. Башкалар исә дин ярдәмендә Аллаһы безне үзенә якынрак итә дип уйлый. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Шигырь: Яг 1:27
Басма: Изге Язмаларда моның турында тагын нәрсә әйтелгәнен бу мәкаләдән белеп була. Киләсе тапкыр килгәч, мин сезнең белән бу мәкаләдәге кайбер фикерләрне карап чыгарга шат булырмын.
ПЛАННАР КУЛЛАНЫРГА ӨЙРӘН
Сорау: Кайберәүләрнең уйлавынча, Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне уку бүгенге газеталарны укуга тиң. Монда пәйгамбәрлек ителгәнне сезнең күргәнегез я ишеткәнегез бармы?
Шигырь: 2Тм 3:1—5
Тәкъдим ит: Ни өчен андый начар шартлар Аллаһыны яраткан кешеләр өчен яхшы хәбәр булып тора? Моны бу планнан белеп була. [Тиешле планны кулланып, «Аллаһы Патшалыгы кайчан киләчәк?» дигән теманы карап чык.]
МИНЕМ КЕРЕШ СҮЗЕМ
Шушы мисалларга карап, үзегезнең кереш сүзләрегезне уйлап чыгарыгыз.