МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Аны бер ел башкарып кара
Нәрсәне? Пионер хезмәтен! Син мул фатихалар кичерерсең! (Гс 10:22)
ПИОНЕР ХЕЗМӘТЕ ЯРДӘМЕНДӘ СИН...
-
яхшы хәбәр вәгазьләүдә остарып китәрсең һәм хезмәттән күбрәк шатлык табарсың
-
Йәһвә белән мөнәсәбәтләреңне ныгытырсың. Башкаларга Аллаһы турында күбрәк сөйләгән саен, син аның искиткеч сыйфатларын исеңә төшереп торырсың
-
Патшалыкны үз мәнфәгатьләреңнән өстенрәк куеп, канәгатьлек табарсың һәм, башкаларга хезмәт итеп, шатлык кичерерсең (Мт 6:33; Рс 20:35)
-
район күзәтчесе килеп китүе вакытында алып барган пионерлар белән очрашуга һәм район конгрессы алдыннан үткәрелгән махсус очрашуга килә алырсың; шулай ук синең Пионерлар мәктәбендә укырга мөмкинлегең булыр
-
күбрәк Изге Язмалар өйрәнүләрен башлый һәм үткәрә алырсың
-
башка вәгазьчеләр белән күбрәк вакыт үткәрерсең, һәм шулай итеп сез бер-берегезне дәртләндерерсез (Рм 1:11, 12)