МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Гади тормыш алып бару безгә Аллаһыны данларга булыша
Бүген без җиңел генә үз тормышыбызны күп әйберләр белән катлауландыра алабыз. Аларны сатып алу, алар өчен түләү, аларны куллану, кайгырту һәм саклап тору вакыт һәм көч таләп итә. Гайсә гади тормыш алып барган, һәм материаль әйберләр турында кайгырту аңа хезмәт итәргә комачауламаган (Мт 8:20).
Күбрәк хезмәт итәр өчен, сез үз тормышыгызны ничек гадиләштерә аласыз? Кайбер үзгәрешләр ясасагыз, гаиләгездән берәрсе пионер хезмәтен башлый алмасмы? Хәтта инде тулы вакытлы хезмәттә катнашсагыз да, сез әкрен-әкрен материаль әйберләргә тормышыгызны катлауландырырга юл куймадыгызмы? Гади тормыш алып барып Йәһвәгә хезмәт итү бәхет һәм канәгатьлек китерә (1Тм 6:7—9).
Мин үз тормышымны ничек гадиләштерә алам?