Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЛҮК 10, 11

Игелекле самарияле турындагы гыйбрәтле хикәя

Игелекле самарияле турындагы гыйбрәтле хикәя

10:25—37

Бер кеше Гайсәдән: «Минем якыным кем соң?» — дип сорагач, ул бу гыйбрәтле хикәяне сөйләгән (Лк 10:25—29). Гайсә мәсихчеләр җыелышында төрле кешеләр, шул исәптән самариялеләр һәм мәҗүсиләр, булачагын белгән (Ях 12:32). Бу гыйбрәтле хикәядән күренгәнчә, Гайсәнең шәкертләре башкаларга, алардан бик аерылып торсалар да, ярату күрсәтер өчен өстәмә тырышлыклар куярга тиеш.

ҮЗЕҢНӘН СОРА:

  • «Миннән чыгышлары белән аерылып торган кардәшләргә мөнәсәбәтем нинди?»

  • «Мин, күбесенчә, уртак якларым булганнар белән генә аралашаммы?»

  • «Мин, йөрәгемне киң итеп ачып, кардәшләрне яхшырак белә аламмы?» (2Кр 6:13)

Мин ...кемне чакыра алам?

  •  ...бергә вәгазьләргә...

  •  ...өемә төшке ашка...

  •  ...гаилә өйрәнүенә...