Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЛҮК 8, 9

«Минем шәкертем бул». Моның өчен нәрсә эшләргә?

«Минем шәкертем бул». Моның өчен нәрсә эшләргә?

9:62

Туры буразна салыр өчен, сабанчыга игътибарын читкә юнәлтергә һәм артка борылып карарга ярамый. Мәсихчегә дә, бу дөньяда калдырган нәрсәләрен искә алып, игътибарын читкә юнәлдерү куркыныч (Фп 3:13).

Аеруча авыр минутларда матур хатирәләргә, әле хакыйкатькә кадәр булган вакыйгаларга бирелеп китә аласың. Күбесенчә, начарлары онытылып, яхшылары гына искә төшә. Нәкъ шундый тозакка исраиллеләр Мисырдан чыккач эләккән (Сн 11:5, 6). Һәм безнең дә шундый уй-фикерләр аркасында үткән тормыш рәвешебезгә кайту теләге уяна ала. Иң яхшысы бар игътибарыбызны хәзерге фатихаларга һәм киләчәктә Патшалык китерәчәк шатлыклы тормышка туплау! (2Кр 4:16—18)