МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Аллаһы Патшалыгы 100 ел идарә итә!»
Аллаһы Патшалыгының гражданнары булырга теләүчеләр бу Патшалык һәм аның нәрсә башкарганы турында мөмкин кадәр күбрәк белергә тиеш. Ни өчен? Бу аларның Аллаһы Патшалыгы идарә итә икәненә иманнарын да ныгытыр, башкаларга Аллаһы Патшалыгы турында сөйләргә дә дәртләндерер (Зб 45:1; 49:3). «Аллаһы Патшалыгы 100 ел идарә итә!» дигән фильмны карап, китерелгән сорауларга җавап табыгыз:
-
Ни өчен «Барлыкка китерү турында фотодрама» аны караган кешеләр өчен фатиха булган?
-
Яхшы хәбәрне кешеләргә җиткерер өчен радионы ничек кулланганнар?
-
Яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен нинди башка ысуллар кулланылган, һәм бу нинди нәтиҗәләр китергән?
-
Вакыт узу белән хезмәт итәргә өйрәтү ничек яхшыра барган?
-
Укучылар Гилад мәктәбендә нинди гамәли белем алган?
-
Йәһвә халкын өйрәтүдә конгресслар нинди роль уйный?
-
Аллаһы Патшалыгының идарә итүенә сине нәрсә ышандыра?
-
Аллаһы Патшалыгы ягында торуыбызны ничек күрсәтеп була?