МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Аллаһы минем ярдәмчем»
Зәбур 52—59 да Давытның тормышындагы төрле авыр чакларда белдергән хисләре язылган. Бу җиңел булмаган вакытларда да ул Йәһвәгә таянган (Зб 54:4; 55:22). Ул шулай ук Йәһвәне аның сүзе өчен мактаган (Зб 56:10). Безнең дә Аллаһыга шундый ук иман һәм таяну бармы? Авырлыкларга очраганда без җитәкчелекне аның Сүзеннән эзлибезме? (Гс 2:6) Изге Язмалардагы нинди шигырьләр сезгә... булышкан?
-
өмет өзелгән һәм боеккан чагыгызда
-
авырганда
-
башкалар үзегезне рәнҗеткәндә
-
эзәрлекләүләр кичергәндә