«Үз йөгеңне Йәһвәгә сал»
Давыт үз тормышында күп төрле авыр сынаулар аша үткән. 55 мәдхиянең язуын тәмамлаган вакытка ул мондый авырлыклар кичергән:
-
Мыскыллау
-
Эзәрлекләү
-
Зур гаеп хисе
-
Баласының үлеме
-
Авыру
-
Хыянәт
Йөге күтәрә алмаслык булып күренгән чакларда да Давыт чыгу юлы тапкан. Шундый ук хисләр кичергән кешеләргә ул Аллаһы тарафыннан рухландырылган мондый киңәш биргән: «Үз йөгеңне Йәһвәгә сал».
Без бу сүзләр буенча ничек эш итә алабыз?
-
Туган һәр авырлык, борчылу я сорау турында Йәһвәгә эчкерсез дога кылыгыз
-
Йәһвәнең Сүзеннән һәм оешмасыннан җитәкчелек эзләгез
-
Туган авырлыкны Изге Язмалардагы принциплар буенча хәл итәр өчен кулыгыздан килгәнне эшләгез