Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЗӘБУР 34—37

Йәһвәгә таян һәм яхшылык кыл

Йәһвәгә таян һәм яхшылык кыл

«Явызлык кылучылардан көнләшмә»

37:1, 2

  • Явызлык кылучыларның вакытлы уңышы игътибарыңны Йәһвәгә хезмәт итүдән читкә юнәлтмәсен. Игътибарыңны рухи фатихаларга һәм максатларга тупла

«Йәһвәгә таян һәм яхшылык кыл»

37:3

  • Йәһвә сиңа һәркайсы шикне һәм борчылуны җиңәргә булышачак дип ышан. Ул сиңа тугры булып калырга ярдәм итәчәк

  • Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү эше белән мәшгуль бул

«Йәһвәдә чиксез шатлык тап»

37:4

  • Йәһвәне яхшырак белү максаты белән Аллаһы Сүзен уку графигын төзе һәм анда язылганнар турында уйланыр өчен вакыт бүлеп куй

«Юлыңны Йәһвәгә тапшыр»

37:5, 6

  • Йәһвәнең сиңа һәркайсы авырлыкны чишәргә булышачагына бер дә шикләнмә

  • Каршылык, эзәрлекләү яки яла ягу белән очрашканда да яхшылык кылуыңнан туктама

«Йәһвә алдында шым бул, аны өметләнеп көт»

37:7—9

  • Шатлыгыңны һәм рухи иминлегеңне урлый алган дуамал эшләрдән кач

«Юашлар җирне мирас итеп алачак»

37:10, 11

  • Юашлыкка омтыл һәм Йәһвә үзең кичергән бар гаделсезлекне юк итәчәк вакытны басынкы гына көт

  • Кардәшләргә ярдәм ит һәм боекканнарны тиздән булачак яңа дөнья турындагы Аллаһының вәгъдәсе белән юат

Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык искиткеч фатихалар китерәчәк