МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Видеороликлар кулланып өйрәтәбез
НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?
Видеороликлар кеше йөрәгенә нык тәэсир итә, чөнки андагы нәрсәләрне күрәсең дә, ишетәсең дә. Алар җәлеп итә һәм кеше күңелендә тирән эз калдыра. Йәһвә өйрәткәндә күрсәтмә әсбаплар кулланып иң яхшы үрнәк калдырган (Рс 10:9—16; Ач 1:1).
«Аллаһының исеме бармы?», «Изге Язмаларның авторы кем?» һәм «Изге Язмаларның дөрес булуын без кайдан беләбез?» дигән видеороликлар планнардагы «Аллаһы кем ул?» һәм «Аллаһыдан иңдерелгән китап» дигән темаларга өстәмә итеп чыгарылган. «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?», «Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә?» һәм «Патшалык Залына рәхим итегез!» дигән видеороликлар кешеләрне безнең белән Изге Язмаларны өйрәнергә һәм җыелыш очрашуларына килергә дәртләндерә. Видеороликларны табар өчен сезгә ярдәм кирәк булса, җыелышыгыздагы өлкәннәргә мөрәҗәгать итегез. Шулай ук кайбер тулы метражлы фильмнарыбызны да Изге Язмалар өйрәнүләрендә кулланып була (km 5/13 3).
КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:
-
Кешегә күрсәтергә теләгән видеороликны алдан йөклә
-
Җавабы видеороликта булган бер-ике сорауны әзерлә
-
Видеороликны бергә карагыз
-
Төп фикерләр буенча фикер алыш
БОЛАЙ ЭШЛӘП КАРА:
-
Планга игътибар ит һәм туры килгән видеоролик күрсәт
-
«Изге Язмаларның дөрес булуын без кайдан беләбез?» дигән видеороликны күрсәт һәм, тиешле планны кулланып, «Бу китапның авторы — Аллаһы» дигән темага игътибар ит