МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Социаль челтәрләр. Тозакка ничек эләкмәскә
НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Социаль челтәрләр, төрле корал кебек, файдалы яисә зыянлы була ала. Кайбер мәсихчеләр социаль челтәрләр белән бөтенләй кулланмаска карар иткән. Ә башкалары туганнары һәм дуслары белән генә аралашыр өчен куллана. Әгәр дә сак булмасак, абруебызны һәм Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезне боза алабыз, ә бу Иблисне сөендерәчәк кенә. Аллаһы Сүзендәге принциплар безгә дә, Гайсәгә кебек, куркынычны алдан күреп качарга ярдәм итәчәк (Лк 4:4, 8, 12).
ТОЗАКЛАР
-
Вакыт карагы. Социаль челтәрләрдә сәгатьләр буена утырып, без рухи эшләр өчен бүлеп куя алган вакытыбызны әрәм итәбез
Изге Язмалардагы принциплар: Эф 5:15, 16; Фп 1:10
-
Эчтәлеге шикле булган материаллар. Әдәпсез сурәтләр һәм видеолар карау порнография карауга һәм әхлаксызлыкка китерә ала. Мөртәтләрнең сайтларын яисә блокларын уку иманыбызны җимерә ала
-
Әдәпсез комментарийлар һәм фотографияләр. Мәкерле йөрәк кешене социаль челтәргә әдәпсез язулар һәм фотографияләр кертергә этәрә ала. Әмма бу кешенең абруен һәм иманын җимерергә мөмкин
«СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР ЯТЬМӘГӘ ӘЙЛӘНМӘСЕН!» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ ХӘЛЛӘРДӘН НИЧЕК КАЧЫП БУЛГАНЫ ТУРЫНДА УЙЛА