МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Нәкъ Гайсә эзләре буенча бар
Аеруча авырлыклар белән көрәшкәндә һәм эзәрлекләүләр кичергәндә, Гайсә безнең өчен үрнәк булып тора (1Пт 2:21—23). Аны мыскылласалар да, ул беркайчан, хәтта аңа бик авыр булса да, җавап итеп мыскылламаган (Мк 15:29—32). Гайсәгә чыдам булып калырга нәрсә ярдәм иткән? Ул Йәһвәнең ихтыярын үтәргә тәвәккәл булган (Ях 6:38). Шулай ук ул һәрвакыт игътибарын «киләчәктә көткән шатлык хакына» туплаган (Ев 12:2).
Иман өчен эзәрлекләнгәндә, без үзебезне ничек тотабыз? Чын мәсихчеләр явызлыкка явызлык белән кайтармый (Рм 12:14, 17). Әгәр дә, сынаулар белән очрашканда, Мәсихтән үрнәк алсак, шатланырбыз, чөнки Аллаһы безнең белән канәгать булачак (Мт 5:10—12; 1Пт 4:12—14).
«ЙӘҺВӘ ИСЕМЕ КҮПКӘ МӨҺИМРӘК» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Пётцингер апа-кардәшкә камерада берьялгызы булган вакытны кичереп чыгарга нәрсә ярдәм иткән?
-
Пётцингер абый һәм апа-кардәшкә концлагерьларда нәрсә белән очрашырга туры килгән?
-
Аларга барысын да кичереп чыгарга нәрсә ярдәм иткән?