Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Шәхси өйрәнүеңнән тулы файда ал

Шәхси өйрәнүеңнән тулы файда ал

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Аллаһы Сүзен шәхси рәвештә өйрәнү безгә хакыйкатьнең «киңлеген, озынлыгын, биеклеген һәм тирәнлеген» тулысынча аңларга булыша (Эф 3:18). Ул безгә шулай ук бу явыз дөньяда яшәп саф һәм кимчелексез булып калырга һәм «тормыш сүзенә нык тотынып торырга» ярдәм итә (Фп 2:15, 16). Аллаһы Сүзен шәхси өйрәнгәндә, без нәкъ үзебезгә кирәкле материал сайлый алабыз. Изге Язмаларны укудан һәм өйрәнүдән тулы файда алыр өчен, нәрсә эшләп була?

КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:

  • Электрон җайланмаңда өйрәнү өчен Изге Язмаларда шигырьләрне төс белән билгеләп бар һәм язулар яса

  • Аллаһы Сүзен укыганда, үз-үзеңә мондыйрак сораулар бир: кем? нәрсә? кайчан? кайда? ни өчен? ничек?

  • Махсус кораллар ярдәмендә Изге Язмаларны шигырьләп я темалар буенча тикшер, фактлар эзлә

  • Укыганны үзеңә ничек кулланып булганы турында уйлан

  • Белгәннәреңне көндәлек тормышта куллан (Лк 6:47, 48)

«НӘТИҖӘЛЕ ШӘХСИ ӨЙРӘНҮ АША „НЫК ТОТЫНЫП ТОРЫГЫЗ“» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Кайберәүләр үз шәхси өйрәнүләре турында нәрсә әйтә?

  • Ни өчен шәхси өйрәнүне һәрвакыт догадан башларга кирәк?

  • Изге Язмалардан укыган өзекләрне аңларга безгә нәрсә булыша ала?

  • Изге Язмаларны укыганда, без анда нинди билгеләр куя алабыз?

  • Ни өчен Аллаһы Сүзен укыганда уйлану шулкадәр мөһим?

  • Белгәннәребез белән без нәрсә эшләргә тиеш?

«Кануныңны шундый яратам мин! Аның турында көне буе уйланам» (Зб 119:97)