МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Күңел ачу сайлаганда зирәк бул
Ни өчен безгә күңел ачу сайлаганда зирәклек кирәк? Чөнки фильм, музыка, сайт, китап я видеоуен сайлаганда, без башыбызны нәрсә белән тутырырга икәнен сайлыйбыз. Сайлавыбыз эшләребезгә тәэсир итә. Кызганычка каршы, күп кенә бүгенге күңел ачулар Йәһвә хөкем иткән нәрсәләрне үз эченә ала (Зб 11:5; Гл 5:19—21). Шуңа күрә Изге Язмалар безне Йәһвәгә дан китерә торган нәрсәләр турында уйланырга дәртләндерә (Фп 4:8).
«НИНДИ КҮҢЕЛ АЧУНЫ САЙЛАРГА?» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Борынгы Римдагы гладиатор уеннарының бүгенге кайбер күңел ачулар белән нинди охшашлыгы бар?
-
Җыелыштагы кардәшләр яшьләргә күңел ачуларны сайлауда зирәк булырга ничек ярдәм итә ала?
-
Римлыларга 12:9 дагы принцип күңел ачуларны дөрес сайларга ничек булыша?
-
Сез яшәгән җирдә нинди файдалы күңел ачу төрләре бар?