МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Сез тәҗрибәле мәсихчеләрдән нәрсәгә өйрәнә аласыз?
Җыелышларыбызда Йәһвәгә күп еллар дәвамында хезмәт иткән кардәшләр бар. Аларның Йәһвәгә таянып яшәүләреннән күп нәрсәгә өйрәнеп була. Без алардан Йәһвә оешмасының тарихы турында һәм аларның Йәһвә ярдәме белән кичереп чыккан авырлыклары турында сорый алабыз. Без, аларны гаилә өйрәнүебезгә чакырып, тормышлары турында сораша алабыз.
Сез Йәһвәгә күп еллар дәвамында хезмәт итсәгез, үз тәҗрибәгез турында яшьләргә сөйләгез. Ягъкуб һәм Йосыф, үз тәҗрибәләреннән чыгып, токымнарын Йәһвә ярдәмендә ышандырган (Яр 48:21, 22; 50:24, 25). Йәһвә гаилә башларының үз балаларына аның бөек эшләре турында сөйләвен тели (Кн 4:9, 10; Зб 78:4—7). Бүген ата-аналар һәм башкалар яшьләргә Йәһвәнең үз оешмасы аша башкарган искиткеч эшләре турында сөйли ала.
«ТЫЕЛУ ВАКЫТЫНДА БЕРДӘМЛЕК САКЛЫЙБЫЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Австрия филиалы эшчәнлегебез тыелган илләрдәге кардәшләргә ничек булышкан?
-
Бу илләрдәге кардәшләр үз иманнарын ничек ныгытып торган?
-
Ни өчен Румыниядәге күп кенә вәгазьчеләр Йәһвә оешмасын калдырган һәм алар ничек кире кайткан?
-
Бу очраклар иманыгызны ничек ныгытты?