Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Гаиләгездә мәхәббәт күрсәтегез

Гаиләгездә мәхәббәт күрсәтегез

Мәхәббәтне җилем белән чагыштырып була. Ул бөтен гаиләне берләштерә. Мәхәббәт булмаса, гаиләдә бердәмлеккә һәм яхшы хезмәттәшлеккә ирешү авыр. Ирләр, хатыннар һәм ата-аналар мәхәббәтне ничек күрсәтә ала?

Яратучан ир хатынының ихтыяҗларына, карашларына һәм хисләренә игътибарлы була (Эф 5:28, 29). Ул гаиләсен матди яктан тәэмин итә һәм рухи яктан кайгырта, шул исәптән регуляр рәвештә гаилә белән гыйбадәт кылу кичен үткәрә (1Тм 5:8). Яратучан хатын иренә буйсына һәм ирен «тирән хөрмәт итә» (Эф 5:22, 33; 1Пт 3:1—6). Ир белән хатын бер-берсен ихластан кичерергә тиеш (Эф 4:32). Яратучан ата-аналар балаларының һәрберсенә аерым игътибар күрсәтә һәм аларны Йәһвәне яратырга өйрәтә (Кн 6:6, 7; Эф 6:4). Балалар мәктәптә нинди авырлыкларга очрый? Алар яшьтәшләрнең басымына каршы тора аламы? Гаиләдә мәхәббәт хөкем сөрсә, барысы үзләрен тыныч-имин хис итә.

«МӘХӘББӘТ МӘҢГЕЛЕК ИКӘНЕН ГАИЛӘҢДӘ КҮРСӘТ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Ничек итеп яратучан ир үз хатынын «тукландыра һәм аның хакында наз белән кайгырта»?

  • Ничек итеп яратучан хатын үз иренә «тирән хөрмәт» күрсәтә?

  • Ничек итеп яратучан ата-аналар үз балаларын Изге Язмалар буенча яшәргә өйрәтә ала?