Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Йәһвәнең тәрбиясе аша аның мәхәббәте чагыла

Йәһвәнең тәрбиясе аша аның мәхәббәте чагыла

Тәрбия — башлыча күрсәтмәләр бирү һәм өйрәтү, ләкин ул шулай ук төзәтүне һәм җәза бирүне үз эченә ала. Гыйбадәт кылуыбыз Йәһвәгә яраклы булсын өчен, ул безне тәрбияли (Рм 12:1; Ев 12:10, 11). Кайчак тәрбия авырту китерә ала, ләкин аны кабул итсәк, Аллаһы безне тәкъва дип санаячак һәм фатихалаячак (Гс 10:7). Тәрбия бирүче һәм тәрбия алучы нәрсәне истә тотарга тиеш?

Тәрбия бирүче. Өлкәннәр, ата-аналар һәм башкалар игелек һәм ярату белән тәрбияләргә тырыша (Ир 46:28). Хәтта катгый тәрбия урынлы булырга һәм яратудан чыгып бирелергә тиеш (Тит 1:13).

Тәрбия алучы. Тәрбия ничек кенә бирелмәсен, аны кире какмау, ә шунда ук кабул итү яхшы булыр иде (Гс 3:11, 12). Камилсез булганга, без барыбыз да тәрбиягә мохтаҗ. Изге Язмаларны укыганда я җыелыш очрашуында булганда, без тәрбия алабыз. Кемдер хокук комитеты чыгарган карар аша тәрбия ала. Төзәтүне кабул иткән кеше ахыр чиктә яхшы җимешләр ура (Гс 10:17).

«ЙӘҺВӘ КЕМНЕ ЯРАТСА, ШУНЫ ТӘРБИЯЛИ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Канон кардәшнең тормышы ничек башланган, әмма аннары ул ничек үзгәргән?

  • Ул Йәһвәдән яратуга нигезләнгән нинди төзәтү алган?

  • Йәһвәнең тәрбиясен яратырга өйрәнегез

    Аның очрагыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?