Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Исерткеч эчемлекләргә килгәндә, акыллы булыгыз

Исерткеч эчемлекләргә килгәндә, акыллы булыгыз

Бар мәсихчеләргә, исерткеч эчемлекләргә килгәндә, тотнаклылык сыйфатын үстерү мөһим (Гс 23:20, 29—35; 1Кр 6:9, 10). Мәсихче исерткеч эчемлекләрне эчсә, ул моны чамасын белеп эшләргә тиеш. Ул алкоголь белән мавыгып китүдән качарга һәм башкалар өчен киртә булмаска тиеш (1Кр 10:23, 24; 1Тм 5:23). Һәм, әлбәттә, беркемне дә, аеруча яшьләрне, эчәргә кыстарга ярамый.

«ИСЕРТКЕЧ ЭЧЕМЛЕКНЕ АВЫЗГА КАБАР АЛДЫННАН УЙЛА» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Ни өчен бар мәсихчеләр исерткеч эчемлекләргә кагылышлы законнарны үтәргә тиеш? (Рм 13:1—4)

  • Кемдер безне эчәргә кыстаганда, ни өчен бирешмәскә кирәк? (Рм 6:16)

  • Алкоголь белән бәйле тозаклардан ничек качып була?