Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ | ХЕЗМӘТ СЕЗГӘ КҮБРӘК ШАТЛЫК КИТЕРСЕН

Илһамланып өйрәтегез

Илһамланып өйрәтегез

Илһамлану башкаларга да йога. Без илһам белән сөйләгәндә, тыңлаучыларыбыз безне игътибарлырак тыңлый. Бу шулай ук без сөйләгән хәбәрне кадерләгәнебезне күрсәтә. Культурабызга һәм холкыбызга карамастан, без илһам белән сөйләргә өйрәнә алабыз (Рм 12:11). Ничек итеп?

Беренчедән, хәбәребезнең мөһимлеге турында уйлагыз. Без бит «яхшы нәрсәләр турындагы яхшы хәбәрне» игълан итәбез! (Рм 10:15) Икенчедән, яхшы хәбәр тыңлаучыларыбызның тормышларын никадәр яхшырта ала икәнлеге турында уйлагыз. Кешеләр бу хәбәргә чыннан да мохтаҗ (Рм 10:13, 14). Һәм өченчедән, ашкынып сөйләгез. Бу яктан сезгә табигый ишарәләр һәм эчкерсез эмоцияләр булышыр.

«ШӘКЕРТЛӘР БУЛДЫРУ ЭШЕНДӘ ШАТЛЫК ТАБЫГЫЗ. ОСТАЛЫКЛАРЫГЫЗНЫ ЯХШЫРТЫГЫЗ. ИЛҺАМЛАНЫП ӨЙРӘТЕГЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Нитаның илһамлылыгы нәрсә аркасында сүнгән?

  • Нитага яңадан илһамланып китәргә нәрсә булышкан?

  • Илһамланып сөйләвебез башкаларга тәэсир итә

    Ни өчен безгә тыңлаучыларыбызның яхшы сыйфатларына игътибар итәргә кирәк?

  • Илһамланып өйрәтсәк, бу өйрәнүчеләребезгә һәм башкаларга ничек тәэсир итә ала?