Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Теләкләрегезне контрольдә тотыгыз

Теләкләрегезне контрольдә тотыгыз

Камилсез булганга, безгә, теләкләребезне контрольдә тотар өчен, даими тырышлыклар кирәк. Сак булмасак, без Йәһвәнең хуплавын югалта алабыз. Мәсәлән, кайберәүләр, ризык, кием һәм яшәү урынына ия булырга омтылып, Аллаһыны икенче урынга куйган. Башкалар, Аллаһының нормаларын исәпкә алмыйча, үз җенси теләкләрен канәгатьләндерә (Рм 1:26, 27). Ә кемдер, яшьтәшләре үзләрен кабул итсен дип, аларның басымына бирелә (Чг 23:2).

Ничек без теләкләребезне контрольдә тота алабыз? Моның өчен, бар тырышлыкларыбызны куеп, рухи эшләрне беренче урынга куярга кирәк (Мт 4:4). Шулай ук Йәһвәдән теләкләребезне контрольдә тотарга булышсын дип ялварып дога кылыйк. Ни өчен бу мөһим? Чөнки ул безгә иң яхшысын тели һәм теләкләребезне ничек канәгатьләндерергә икәнен белә (Зб 145:16).

«ТӘМӘКЕ ТАРТУ ТОРМЫШЫҢНЫ БОЗМАСЫН» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Ни өчен кайберәүләр тәмәке тарта?

  • Тәмәке сиңа нинди зыян китерә ала?

  • Ни өчен тәмәке һәм кальян тарту дөрес түгел? (2Кр 7:1)

  • Сез тәмәке тарту теләген кире кага аласыз!

    Тәмәкедән ничек баш тартырга һәм бу гадәтне ничек ташларга?