МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Мәхәббәт барысына өметләнә
Кардәшләребезне эчкерсез яратканга, без аларга иң яхшысын телибез (1Кр 13:4, 7). Мәсәлән, кардәшебез гөнаһ кылса, без ул, төзәтүгә колак салып, үзгәрәчәк дип өметләнәбез. Без иманы көчсез булган кардәшләргә карата сабырлык күрсәтәбез һәм аларга булышырга тырышабыз (Рм 15:1). Берәрсе җыелышны калдырса, без аның кайтачагына өметләнәбез (Лк 15:17, 18).
«МӘХӘББӘТ ҮЗЕН НИЧЕК ТОТА? БАРЫСЫНА ӨМЕТЛӘНӘ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Абинир кемнең ягына баскан?
-
Давыт һәм Йоһаб Абинирның үтенеченә ничек караган?
-
Ни өчен без кардәшләребезгә иң яхшысын телибез?