МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Мәхәббәт тәкъвасызлыкка сөенми
Мәсихчеләр һәрвакыт мәхәббәттән чыгып эш итәргә тели. Мәхәббәт «тәкъвасызлыкка сөенми» (1Кр 13:4, 6). Шуңа күрә без әхлаксызлыкны һәм көч куллануны данлаган күңел ачулардан качабыз. Без шулай ук берәрсе бәлагә очраганда, хәтта бу үзебезне рәнҗеткән кеше булса, сөенмибез (Гс 17:5).
«МӘХӘББӘТ ҮЗЕН НИЧЕК ТОТА? ТӘКЪВАСЫЗЛЫККА СӨЕНМИ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Давыт, Йонафан белән Шаулның үлеме турында белгәч, үзен ничек тоткан?
-
Давыт Шаул белән Йонафан өчен нинди матәм җырын иҗат иткән?
-
Ни өчен Давыт Шаулның үлеменә сөенмәгән?