Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Йәһвәгә һәм Гайсәгә иман үстерер өчен, «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән басманы кулланыгыз

Йәһвәгә һәм Гайсәгә иман үстерер өчен, «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән басманы кулланыгыз

Аллаһыга ярар өчен, өйрәнүчеләребезнең нык иманы булырга тиеш (Ев 11:6). «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән басманы кулланып, без аларның йөрәкләренә тәэсир итә алабыз. Бу басмада төп шигырьләр, ачык аңлату, уңышлы сораулар, кызыклы видеороликлар һәм матур рәсемнәр кулланыла. Өйрәнүчеләргә мәсихче сыйфатлар һәм Аллаһы белән мөнәсәбәтләр үстерергә булышып, без утта янмый торган материаллар кулланып төзибез (1Кр 3:12—15).

Кайбер кешеләр күзгә күренми торган Аллаһы белән дуслашу мөмкин түгел дип уйлый. Шуңа күрә без аларга Йәһвәнең кайгыртучан Шәхес икәненә иман үстерергә булышырга тиеш.

«ЙӘҺВӘГӘ ИМАНЫГЫЗНЫ „МӘҢГЕ ШАТЛАНЫП ЯШӘГЕЗ!“ ДИГӘН БАСМА ЯРДӘМЕНДӘ ҮСТЕРЕГЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Апа-кардәшнең өйрәнүгә яхшы әзерләнгәне нәрсәдән күренә?

  • Ничек ул, яхшы сайланган сораулар кулланып, өйрәнүчене Ишагыя 41:10, 13 турында уйланырга дәртләндергән?

  • Видеоролик һәм Изге Язмалардагы шигырьләр өйрәнүчегә ничек тәэсир иткән?

Күп кенә кешегә йолым темасын аңлау авыр бирелә, яисә алар аны Аллаһы шәхсән үзләренә биргән бүләк итеп кабул итми (Гл 2:20). Шуңа күрә без аларга Гайсәнең йолым корбанына иман үстерергә булышырга тиеш.

«ГАЙСӘГӘ ИМАНЫГЫЗНЫ „МӘҢГЕ ШАТЛАНЫП ЯШӘГЕЗ!“ ДИГӘН БАСМА ЯРДӘМЕНДӘ ҮСТЕРЕГЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Абый-кардәшнең өйрәнүгә яхшы әзерләнгәне нәрсәдән күренә?

  • Абый-кардәш, өйрәнүчегә булышыр өчен, өстәмә материалны ничек кулланган?

  • Ни өчен өйрәнүче турында дога кылу мөһим?