Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Сез гражданнар бәрелешләренә әзерме?

Сез гражданнар бәрелешләренә әзерме?

Явыз дөнья үз ахырына якынлашканда, без гражданнар бәрелешләр, терроризм һәм сугышлар ешрак булыр дип көтәбез (Ач 6:4). Без булачак авырлыкларга ничек әзерләнә алабыз?

  • Рухи яктан. Изге Язмалардан Йәһвәгә һәм аның оешмасына карата иманыгызны ныгытучы һәм нейтралитет сакларга булышучы принципларны һәм өзекләрне табыгыз (Гс 12:5; jr-U 125, 126, абз. 23, 24). Хәзерге вакытта җыелыш белән якын дуслык үстерү мөһим (1Пт 4:7, 8).

  • Физик яктан. Кайда ышыкланып булганы турында уйланыгыз һәм ризык запасыгыз булсын дип кайгыртыгыз. Эвакуация планын әзерләгез. Берәр сумкага иң кирәк әйберләрне, шул исәптән шәхси саклану чараларын һәм акча салыгыз. Өлкәннәр белән ничек элемтәгә кереп булганын белешегез һәм алар да сезнең белән элемтәгә керә алсын дип кайгыртыгыз (Иш 32:2; g17.5 3—7)

Бәрелеш вакытында рухи эшләрне калдырмагыз (Фп 1:10). Сезне эвакуацияләмәсәләр, үзегез бер урыннан икенче урынга күчмәгез (Мт 10:16). Ризык һәм кирәк-яракларны башкалар белән уртаклашыгыз (Рм 12:13).

«СЕЗ ТАБИГАТЬ АФӘТЛӘРЕНӘ ӘЗЕРМЕ?» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Йәһвә афәт вакытында безгә ничек булыша ала?

  • Әзерләнер өчен, без нәрсә эшли алабыз?

  • Афәттән зыян күргәннәргә без ничек булыша алабыз?