МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Мәхәббәт... масаеп йөрми»
Мәхәббәт безгә басынкы булырга булыша (1Кр 13:4). Кардәшләребезне яратсак, без үзебезне алардан өстен куймабыз. Без башкаларда яхшысын күрәбез һәм үз сәләтләребезне аларга ярдәм итәр өчен кулланабыз (Фп 2:3, 4). Үзебездә андый мәхәббәтне үстерсәк, Йәһвә безне үз ихтыярын үтәр өчен куллана алачак.
«МӘХӘББӘТ ҮЗЕН НИЧЕК ТОТА? МАСАЕП ЙӨРМИ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Әбессәлам нәрсәгә ия булган?
-
Әбессәламнең үзенә бирелгәнне дөрес кулланмаганы нәрсәдән күренгән?
-
Масаюдан ничек качарга? (Гл 5:26)