Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Күптән түгел булган вакыйгаларны хезмәттә кулланыгыз

Күптән түгел булган вакыйгаларны хезмәттә кулланыгыз

Гайсә үзе яшәгән вакыттагы вакыйгаларны үз хезмәтендә кулланган (Лк 13:1—5). Сез дә, кешеләрдә Патшалык хәбәренә кызыксыну уятыр өчен, күптән түгел булган вакыйгаларны куллана аласыз. Бәяләрнең югары булуы, берәр табигать афәте, гражданнар бәрелеше, наркомания я охшаш нәрсә турында искә алып, кешегә уйландыручы сорау бирегез. Мәсәлән, «Без кайчан да булса ... бетәчәген күрербезме?» я «... проблемасын ничек хәл итеп була?» дигән сорауларны биреп була. Аннары Изге Язмалардан бу темага кагылышлы өзек укыгыз. Кеше кызыксынса, аңа берәр видеороликны күрсәтегез. Әйдәгез, көчебездән килгәнне эшләп, территориябездә яшәгән кешеләрнең йөрәкләренә ирешергә тырышыйк (1Кр 9:22, 23).

Сезнең территориягездә яшәгән кешеләрне нинди темалар кызыксындыра ала?