Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Үзеңә Йәһвә карагандай кара

Үзеңә Йәһвә карагандай кара

«Йәһвә үз халкыннан рәхәт таба» (Зб 149:4). Без камилсез булсак та, ул безнең яхшы сыйфатларыбызны һәм нинди була алганыбызны күрә. Әмма, кайвакыт, безгә үзебезгә дөрес караш сакларга кыен булырга мөмкин. Без, бәлки, башкаларның мөнәсәбәте аркасында үзебезне бернигә дә яраксыз итеп хис итәбездер. Яки без, игътибарыбызны үткән хаталарыбызга тупласак, Йәһвә безне чыннан да яратамы дип шикләнергә мөмкин. Андый хисләр кичергәндә, безгә нәрсә ярдәм итә ала?

Истә тотыгыз, Йәһвә кешеләр кебек карамый (1Иш 16:7). Ягъни ул бездә хәтта без үзебездә күрмәгәнне күрә. Изге Язмалар Йәһвәнең безгә ничек караганын ачыклап бирә. Анда Аллаһының үз хезмәтчеләрен никадәр нык яратканын күрсәткән шигырьләр һәм өзекләр бик күп. Аларны укып, уйлансак, без Йәһвәнең үзебезгә карашын аңларбыз.

«ЙӨРӘГЕҢНЕ ЙӘҺВӘНЕҢ ҮЗЕҢНЕ ХУПЛАГАНЫНА ИНАНДЫР» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Йөгерүче малай һәм аның әтисе турындагы мисал ачыклаганча, Йәһвә безгә ничек карый?

  • Җитди гөнаһ кылган кеше Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен төзәтер өчен, кирәкле адымнар ясаса, ул йөрәген Йәһвәнең хуплавына ничек инандыра ала? (1Ях 3:19, 20)

  • Абый-кардәш, Давыт һәм Йәһшәфәт мисаллары турында уйланып, нинди файда алган?