Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Мөртәтләрдән сакланыгыз

Мөртәтләрдән сакланыгыз

Шайтан һәм аның тәэсирендәге кешеләр, иманыбызны җимерергә тырышып, еш кына ялганга хакыйкатьне катыштырып сөйли (2Кр 11:3). Мәсәлән, ассириялеләр, Йәһвә халкының рухын төшерер өчен, яртылаш дөреслек һәм чеп-чи ялган кулланган (2Ел 32:10—15). Мөртәтләр бүген шундый ук ысул куллана. Аларның тәгълиматларына карашыбыз нинди булырга тиеш? Аларга үтергеч агуга карагандай карагыз. Мөртәтләр язганны укымагыз, таратмагыз һәм аларга җавап бирмәгез. Йәһвә һәм аның оешмасы турында шикләр тудыру өчен булдырылган мәгълүматны тиз билгеләргә өйрәнегез. Һәм аны кире кагыгыз! (Яһ 3, 4)

«ИМАННЫ САКЛАР ӨЧЕН, БАР КӨЧЕГЕЗНЕ КУЕП КӨРӘШЕГЕЗ» (ӨЗЕК) ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Интернетта берәр фикер алышуда катнашсак, ни өчен безгә сак булырга кирәк?

  • Римлыларга 16:17 дәге киңәш буенча ничек эш итәргә?