Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Сайтыбызны куллану юллары

Сайтыбызны куллану юллары

УКЫГАНДА ҺӘМ ӘЗЕРЛӘНГӘНДӘ:

  • Изге Язмаларны һәм көндәлек шигырьне укы

  • «Еллык басма», брошюралар һәм башка басмаларны укы

  • Җыелыш очрашуларына әзерлән, һәм җавапларны ассызыкла

  • Видеороликлар кара

ОЧРАШУЛАРДА:

  • Чыгыш ясаучы кардәш искә алган шигырьләрне эзләп тап. Ачкан шигырьне яңадан ачар өчен «История» функциясен куллан

  • Җыелыш очрашуына бастырылган күптөрле басмаларны китерер урынына, очрашуның төрле өлешләрендә программаның барышын күзәтеп барыр өчен һәм җырлар җырлар өчен, электрон җайланмаңны куллан. Сайтыбызда җыр китабында әле булмаган яңа җырлар бар

ХЕЗМӘТТӘ:

  • Кызыксынган кешегә берәр басманы үз электрон җайланмаңнан күрсәт. Соңрак электрон почтасына басманы җибәрер өчен, аңардан электрон адресын сора

  • Изге Язмалардагы берәр шигырьне табар өчен эзләү функциясен куллан. Моның өчен эзләү юлына төп сүзне я сүзтезмәне кертеп була

  • Видеороликлар күрсәт. Кешенең балалары булса, «Йәһвәнең дусты бул» дигән мультфильмнарның берсен күрсәтеп була. Кешенең Изге Язмалар өйрәнүенә карата кызыксынуын уятыр өчен, «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» дигән видеороликны күрсәтеп була. Башка телдә сөйләшүче кешегә аның телендә берәр видеороликны күрсәт

  • Кешегә берәр шигырьне башка телдә күрсәтер өчен шул телдәге Изге Язмаларны алдан йөклә