Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Сез сайтыбызны кулланасызмы?

Сез сайтыбызны кулланасызмы?

Сайтыбыздан телефонга, планшетка я компьютерга Изге Язмалар белән башка басмаларны, видеороликлар белән аудиопрограммаларны йөкләп була.

БАСМАЛАРНЫ НИЧЕК ЙӨКЛӘРГӘ? Интернетка тоташып, браузердагы адрес юлына сайтыбызның исемен кертегез. Үз җайланмагызда сакларга теләгән материалны сайлагыз. Өегездә интернетка чыгу мөмкинлеге булмаса, бәлки, моны Патшалык Залында, китапханәдә я берәр кафеда эшләп була. Электрон җайланмагызга басмаларны йөкләгән булсагыз, аларны интернетка тоташмыйча да ачып була. Сайтыбыздагы материал һәрвакыт яңартылып торганга, вакыт-вакыт интернетка тоташып яңа материал йөкләргә кирәк булыр.

НИ ӨЧЕН БУ УҢАЙЛЫ? Сайтыбыз ярдәмендә шәхси өйрәнү үткәрү уңайлы. Электрон җайланма ярдәмендә җыелыш очрашуларында кирәк булган басмалар кул астында була. Ул шулай ук хезмәттә дә, аеруча очраклы вәгазьләгәндә файдалы була ала.