Тонгада вәгазьләү

«ТОРМЫШЫБЫЗ ҺӘМ ХЕЗМӘТЕБЕЗ» ЭШ ДӘФТӘРЕ Май 2018

Сөйләшү өчен планнар

Гаиләгә кагылышлы Изге Язмалардан булган киңәшләр турында сөйләшүләр.

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Үз җәфалану баганаңны ал һәм Мәсих эзләреннән бар

Мәсихчеләргә ни өчен һәрвакыт дога кылырга, Изге Язмаларны өйрәнергә, вәгазьләргә һәм җыелышларга йөрергә кирәк?

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Ата-аналар, балаларыгызны Мәсих артыннан барырга өйрәтегез

Ата-аналар балаларына тормышларын Йәһвә Аллаһыга багышларга һәм суга чумдырылырга ничек булыша ала?

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Иманны ныгыткан күренеш

Гайсәнең кыяфәте үзгәргән күренеш рәсүл Петергә ничек тәэсир иткән? Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше безгә ничек тәэсир итә?

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

«Аллаһы кушылдырганны...»

Мәсихче гаиләләр никах антларына тугры. Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланып, ир белән хатын авырлыкларны кичереп чыга ала.

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Ул барысына караганда да, күбрәк салды

Иганә савытларына вак акча салган ярлы тол хатын очрагыннан без нинди сабаклар ала алабыз?

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Кешедән курку тозагына бирелмә

Ни өчен рәсүлләр башта кешедән курку тозагына бирелгән? Аннары аларга кешедән курыкмаска һәм эзәрлекләүләргә карамастан вәгазьләргә нәрсә ярдәм иткән?

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

«Йәһвә сиңа кыю булырга булышыр»

Син үзеңнең Йәһвә Шаһите булуыңны әйтергә куркасыңмы? Әгәр дә әйе дип җавап бирсәң, сиңа кыю булырга нәрсә ярдәм итәр?