Гайсә, кыяфәте үзгәргән вакытта, күктәге Атасының хуплау сүзләрен ишеткән. Ул кичергән хисләрне күз алдына гына китереп карагыз! Һичшиксез, бу сүзләр Гайсәне киләчәктә булачак сынауларга әзерләгән. Күренеш шулай ук Петер, Ягъкуб һәм Яхъяга да нык тәэсир иткән. Хәзер аларның бер шиге дә калмаган: Гайсә чыннан да Мәсих һәм алар аның артыннан ияреп дөрес эшләгән. Якынча 32 ел үткәннән соң да, Петер «пәйгамбәрлек сүзенә» тагын да инандырган бу күренешне әле дә исендә тоткан (2Пт 1:16—19).
Әлбәттә, без бу гаҗәеп күренешне күрмәдек, әмма без аның үтәлешен күрә алабыз. Хәзер Гайсә — куәтле Патша. Ул «җиңүче булып, җиңү өчен чыкты» (Ач 6:2). Бик тиздән ул тәкъва яңа дөнья урнаштырачак.
Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен күрү иманыңны ничек ныгыта?