МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Сез Кичәгә әзерме?
Гайсәнең соңгы Пасах бәйрәме бик әһәмиятле булган. Гайсәнең үлеме якынлашкан, шуңа күрә ул, үз шәкертләре белән Пасах ризыгын ашагач, яңа еллык бәйрәмне — Хуҗабызның кичке ашын — гамәлгә кертергә ниятләгән. Ул Петер белән Яхъяны бүлмәне әзерләргә җибәргән. (Лк 22:7—13; тышлыктагы рәсемне кара.) Бу 27 мартта үтәчәк Кичәгә әзерләнергә кирәклеген исебезгә төшерә. Әлбәттә, җыелышлар бар кирәклесе: нотыкчы, символлар һәм башкасы турында кайгырта. Әмма Кичәгә әзерләнер өчен, һәрберебез нәрсә эшли ала?
Рәхмәт хисегезне үстерегез. Кичә белән бәйле Изге Язмаларның өзеген укыгыз һәм уйланыгыз. Нинди өзекне укырга икәнен сез «Изге Язмаларны һәр көн тикшерү» брошюрасыннан таба аласыз. «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең Ә12 кушымтасында җентеклерәк уку графигын табып була. (Шулай ук 2020 ел апрель аендагы «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» эш дәфтәрен карагыз.) Гаилә белән гыйбадәт кылганда, «Күзәтү манарасы басмалары индексы» (рус) я «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче» ярдәмендә йолымның кыйммәтлеге турында материалны карап чыгып була.
Башкаларны чакырыгыз. Чакыру кампаниясендә катнашыгыз. Кемне чакырып булганы турында уйлагыз. Мәсәлән, кызыксынган кешеләрне, элек Изге Язмаларны өйрәнгән кешеләрне, танышларны һәм туганнарны чакырып була. Өлкәннәр актив булмаган кардәшләр чакырылсын өчен кайгыртыр. Сез чакырырга теләгән кешеләр үзегез яшәгән территориядә яшәмәсә, алар яшәгән җирдә Кичә үтәчәк вакытны һәм урынны jw.org сайтында БЕЗНЕҢ ТУРЫНДА дигән биттә таба аласыз.
Әзерләнер өчен, мин тагын нәрсә эшли алам?