МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Бар сынаулар да кайчан да булса бетә
Сынаулар — аеруча дәвамлы сынаулар — безне җиңел генә төшенкелеккә төшерә ала. Давыт Шаул белән бәйле сынаулары кайчан да булса бетәр һәм ул үзе, Йәһвә вәгъдә иткәнчә, патша булып китәр икәнен белгән (1Иш 16:13). Иман аңа сабыр булырга һәм Йәһвәне көтәргә ярдәм иткән.
Сынау вакытында без, алдын-артын уйлап, белем һәм аң кулланып, хәлебезне үзгәртә алабыз (1Иш 21:12—14; Гс 1:4). Ләкин хәтта Изге Язмалардагы принципларга нигезләнеп кулыбыздан килгәнне эшләсәк тә, кайбер сынаулар кала бирәчәк. Андый очракларда безгә, сабырлык күрсәтеп, Йәһвәне көтәргә кирәк. Тиздән ул бар газпларыбызны бетерәчәк һәм безнең «һәр күз яшен сөртәчәк» (Ач 21:4). Без шуны төгәл беләбез: һәр сынавыбыз Йәһвәнең кушылуы яисә башка сәбәпләр нәтиҗәсендә кайчан да булса бетәчәк. Бу безне күпмедер дәрәҗәдә юата.
«БЕРДӘМ ХАЛЫК БҮЛЕНГӘН ДӨНЬЯДА» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Кушма Штатлардагы кайбер кардәшләр нинди авырлыкларга очраган?
-
Алар сабырлык һәм мәхәббәтне ничек күрсәткән?
-
Ничек алар игътибарны мөһимрәк нәрсәләргә туплаган? (Фп 1:10)