Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ | ХЕЗМӘТ СЕЗГӘ КҮБРӘК ШАТЛЫК КИТЕРСЕН

Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә Йәһвә белән якын дуслык үстерергә ярдәм итегез

Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә Йәһвә белән якын дуслык үстерергә ярдәм итегез

Йәһвә безнең үзенә яратудан чыгып хезмәт итүебезне тели (Мт 22:37, 38). Өйрәнүчеләрнең Аллаһыга карата яратулары үссә, бу аларга кирәкле үзгәрешләр ясарга һәм сынауларда нык калырга ярдәм итәр (1Ях 5:3). Мәхәббәт аларны суга чумдырылырга дәртләндерер.

Өйрәнүчеләрегезгә Аллаһы аларны ярата икәнен күрергә булышыгыз. Аларга мондый сораулар биреп була: син Йәһвә турында нәрсә белдең? Бу Йәһвәнең сине яратканын ничек күрсәтә? Йәһвә аларга шәхсән булыша икәнен күрергә ярдәм итегез (2Ел 16:9). Йәһвәнең сезнең догаларыгызга ничек җавап биргәнен сөйләгез һәм өйрәнүчеләрне Йәһвәнең җавабына игътибарлы булырга дәртләндерегез. Өйрәнүчеләр Йәһвәнең яратуын сизгәндә, Аллаһыны ярата башлаганда һәм аңа якынлашырга теләгәндә, без бик шатланабыз.

«ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНҮЧЕЛӘРГӘ ЙӘҺВӘ БЕЛӘН ЯКЫН ДУСЛЫК ҮСТЕРЕРГӘ ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Джейд нинди авырлыкка очраган?

  • Нита Джейдка ничек булышкан?

  • Джейд бу авырлыкны ничек җиңә алган?