МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Изге Язмаларны һәр көн укып, зирәклек эзлә
Аллаһыдан килгән зирәклек яшерелгән хәзинәдәй кыйммәтле (Гс 2:1—6). Зирәклек безгә аек фикерле булырга һәм яхшы карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Ул безне яклый һәм саклый. Шуңа күрә «иң мөһиме — зирәклек» (Гс 4:5—7). Аллаһы Сүзендә яшерелгән рухи хәзинәне казып табар өчен тырышлыклар таләп ителә. Андый казуны Аллаһы Сүзен «көне-төне», ягъни һәр көн, укудан башлап була (Йш 1:8). Изге Язмаларны һәр көн укырга һәм укудан шатлык табарга безгә нәрсә булыша ала? Кайбер киңәшләргә игътибар итегез.
«ЯШЬЛӘР АЛЛАҺЫ СҮЗЕН ЯРАТЫРГА ӨЙРӘНӘ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Бу яшьләргә Изге Язмаларны һәр көн укырга нәрсә комачаулаган һәм аларга бу авырлыкларны җиңәргә нәрсә булышкан?
-
Мелани
-
Самьюэл
-
Селин
-
Рафаэлло
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ УКУ ГРАФИГЫМ: