Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Изге Язмаларны өйрәнү турындагы видеороликларны кулланыгыз

Изге Язмаларны өйрәнү турындагы видеороликларны кулланыгыз

Безнең, хезмәтебездә кулланыр өчен, Изге Язмаларны өйрәнү турында дүрт видеоролик бар. Аларның һәрберсенең максаты нинди?

  • «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк? (Тулы версия)» дигән видеоролик кешедә, дини карашлары нинди генә булмасын, Изге Язмаларга карата кызыксыну уятыр өчен билгеләнгән. Ул кешеләрне тормыштагы мөһим сорауларга җавапны Изге Язмаларда эзләргә дәртләндерә. Бу видеороликта ничек Аллаһы Сүзе андый сорауларга җавап бирә икәненә мисал китерелә. Һәм өйрәнүне ничек башларга икәне аңлатыла.

  • «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» (кыска версия) дигән видеоролик тулы версиягә охшаш, ләкин аның якынча өчтән бер өлешен тәшкил итә. Аны кешеләр ашыга торган территориядә күрсәтү нәтиҗәлерәк булыр.

  • «Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә?» дигән видеоролик кешедә Изге Язмаларны бушлай өйрәнүгә карата кызыксыну уятыр өчен билгеләнгән. Ул өйрәнү турында еш бирелә торган кайбер сорауларга җавап бирә һәм аны ничек башлап була икәнен аңлата.

  • «Изге Язмаларны өйрәнә башлагыз» дигән видеоролик Изге Язмаларны өйрәнә торган кешеләргә күрсәтер өчен билгеләнгән. Ул «Мәңге шатланып яшәгез!» китабының икенче битендә күрсәтергә тәкъдим ителсә дә, аны «Мәңге шатланып яшәгез!» брошюрасын карап чыкканда да күрсәтеп була. Бу видеороликта китапның эчтәлеге турында әйтелә һәм өйрәнү ничек үтә икәне карала.

Һәрбер видеоролик билгеле бер максат белән чыгарылган булса да, аларның һәрберсен кешеләргә, урынлы булганда, я күрсәтеп, я җибәреп була. Видеороликлар белән танышып чыгыгыз һәм аларны хезмәттә актив кулланыгыз.