28 апрель — 4 май
ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 11
90 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)
1. Телегезгә хуҗа булыгыз
(10 мин)
«Якыныгызга» зыян китерә алган мәгълүмат әйтмәгез (Гс 11:9; w02-U 15.5. 26, абз. 4)
Җыелышта бүленешләргә китерә торган нәрсәләр әйтмәгез (Гс 11:11; w02-U 15.5. 27, абз. 2, 3)
Конфиденциаль мәгълүматны, башкаларның серен ачмагыз (Гс 11:12, 13; w20.03 22, абз. 12, 13)
УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУ: Гайсәнең Лүк 6:45 тә язылган сүзләре ничек безгә башкаларга зыян китерә торган нәрсәләр әйтмәскә булыша?
2. Рухи энҗеләр
(10 мин)
-
Гс 11:17 Игелекле булу безгә нинди файда китерә? (g20.1 11, рамка)
-
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?
3. Изге Язмаларны уку
(4 мин) Гс 11:1—20 (th 5 дәрес)
4. Беренче сөйләшү
(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешегә очрашуда белгән кайбер фикерләрне сөйләргә мөмкинлек эзлә (lmd 2 дәрес, 4 пункт).
5. Кабат килеп китү
(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешегә өйрәтү коралларыннан берәр видео күрсәтеп, аның белән фикер алыш (lmd 8 дәрес, 3 пункт).
6. Шәкертләр әзерләү
(4 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешегә Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим ит һәм аның ничек үтәчәген күрсәт (lmd 10 дәрес, 3 пункт).
157 җыр
7. Телегез тынычлык бозучы булмасын
(15 мин). Фикер алышу.
Без, камилсез булганга, еш кына сүздә ялгышабыз (Яг 3:8). Әмма моның аяныч нәтиҗәләре турында уйлансак, бу безгә соңрак үкенерлек сүзләр әйтмәскә ярдәм итәчәк. Җыелыштагы тынычлыкны боза алган кайбер мисалларны карап китик.
-
Урынсыз мактану. Кеше үз-үзен мактый. Бу башкаларда ярышу һәм көнләшү хисе уятырга мөмкин (Гс 27:2)
-
Намуссызлык. Андый сөйләмгә чи ялган да, кешене махсус адаштыру нияте белән әйтелгән сүзләр дә керә. Хәтта кечкенә ялган сөйләү дә үзебезгә карата ышанычны какшатырга һәм абруебызга зыян китерергә мөмкин (Вг 10:1)
-
Гайбәт сату. Гайбәт — башка кешеләр һәм аларның тормышы турында буш сөйләшүләр; андый сөйләшүләрдә башкалар турында фактлар бозып күрсәтелә я кешенең үзенә генә кагылышлы мәгълүмат ачыла (1Тм 5:13). Гайбәт җыелышта ызгышларга һәм бүленешләргә китерергә мөмкин
-
Ярсулы сүзләр. Үзебезне рәнҗеткән кешегә ярсу, үпкә чагылган ачулы сүзләр әйтү (Эф 4:26). Алар кешене яраларга мөмкин (Гс 29:22)
«Тынычлыкны җимерә торган сыйфатлардан „арыныгыз“» (өзек) дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:
-
Сөйләмебез җыелыш тынычлыгына ничек тәэсир итә ала?
«Тынычлык-татулык эзләп, шуңа омтылыгыз» дигән видеоны карагыз һәм тынычлык ничек кайтарылган икәнен белегез.
8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
(30 мин) bt 25 бүлек, абз. 14—21