Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ӘЮП 1—5

Әюп сынауларда сафлык саклап калган

Әюп сынауларда сафлык саклап калган

Исраиллеләр Мисыр коллыгында булган чакта Әюп Ус җирендә яшәгән. Исраилле булмаса да, ул Йәһвәнең тугры хезмәтчесе булган. Бай һәм дәрәҗәле Әюпнең зур гаиләсе булган. Аның киңәшләрен югары бәяләгәннәр, ул кешеләрне гадел хөкем иткән. Ул ярлыларга һәм мохтаҗларга карата юмартлык күрсәткән. Әюп намуслы, саф кеше булган.

Әюп үз тормышы белән Йәһвә аның өчен иң мөһим Шәхес булганын күрсәткән

1:8—11, 22; 2:2—5

  • Шайтан Әюпнең сафлыгын күрми калмаган. Ул, Әюп Йәһвәгә тыңлаучан түгел, димәгән; моның урынына ул Әюпнең эчке теләкләрен шик астына куйган

  • Шайтан әйтүенчә, Әюп Йәһвәгә үз файдасын эзләп хезмәт иткән

  • Шайтанның гаепләвенә җавап кайтарыр өчен, Йәһвә аңа бу тугры кешегә һөҗүм итәргә рөхсәт иткән. Шайтан һөҗүмнәре Әюп тормышының һәр өлкәсенә кагылган

  • Әюп сафлыгын саклап калгач, Шайтан бар кешеләрнең сафлыкларын шик астына алган

  • Әюп гөнаһ кылмаган һәм Аллаһыны бернәрсәдә дә гаепләмәгән