Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ӘЮП 6—10

Тугры Әюп үз кайгы-хәсрәтен сөйли

Тугры Әюп үз кайгы-хәсрәтен сөйли

Әюп ташланган хәлдә, бар нәрсәдән мәхрүм ителгән һәм бик каты чирләгән булган, шулай да ул Йәһвәгә тугры булып калган. Шуңа күрә Шайтан аның сафлыгын бозар өчен аны боектырырга тырышкан. Әюп янына өч «иптәше» килгән. Башта алар аны кызганган булып кыланган. Аннары алар Әюп янында дәшмичә җиде көн буе утырган, алар бер юату сүзе дә әйтмәгән. Шуннан соң алар аны хурлый һәм каты гаепли башлаган.

Әюп авыр сынауларга карамастан Йәһвәгә тугры булып калган

6:3; 7:16; 9:20—22; 10:1, 12

  • Зур кайгы кичергәнгә, Әюп ялгыш фикергә килгән. Ул уйлаганча, Аллаһы өчен аның тугрылык саклап яшәве әллә ни мөһим булмаган

  • Боекканга, Әюп үз газапларының сәбәбе башка нәрсәдә булган дип уйламаган

  • Кайгы-хәсрәт кичерсә дә, Әюп үз гаепләүчеләренә үзенең Йәһвәгә карата мәхәббәте турында сөйләгән