Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Йолым үледән терелтелүгә юл ача

Йолым үледән терелтелүгә юл ача

Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе безгә йолым ярдәмендә мөмкин булган киләчәктәге фатихалар турында, мәсәлән, терелтү турында уйланыр өчен яхшы мөмкинлек бирә. Кешеләрнең үлеме беркайчан да Йәһвә ниятенә кермәгән. Менә ни өчен яраткан якыныбыз үлгәндә, без иң авыр хисләр кичерәбез (1Кр 15:26). Гайсә үз шәкертләренең Лазарның үлеме аркасында көенгәннәрен күргәч, аның күңеле әрнегән (Ях 11:33—35). Гайсә үз Атасының камил чагылышы булганга, шик тә юк, безнең яраткан якыныбызны югалту аркасында көенүебезне күрү Йәһвәнең дә күңелен әрнетә (Ях 14:7). Йәһвә үз хезмәтчеләрен үледән терелтәчәк вакытны зарыгып көтә. Без дә аны көтик (Әп 14:14, 15).

Йәһвә тәртип Аллаһысы булганга, без үледән терелтүнең билгеле бер тәртиптә үтәчәгенә ышана алабыз (1Кр 14:33, 40). Ул вакытта үлгәннәрне җирләү урынына без үледән терелтелгәннәрне каршы алырбыз. Сез, аеруча кайгы кичергәндә, терелтү турында уйланасызмы? (2Кр 4:17, 18) Сез Йәһвәгә йолым корбаны биргәне өчен һәм Изге Язмалар аша үлгәннәрнең яңадан яшәячәкләре турында әйткәне өчен рәхмәтләр белдерәсезме? (Кл 3:15)

  • Сез дусларыгыз һәм туганнарыгыз арасыннан кем белән яңадан күрешергә аеруча телисез?

  • Изге Язмаларда язылган кайсы кешеләр белән сез танышырга һәм аралашып алырга аеруча телисез?