Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ӘЮП 11—15

Әюп терелтелүнең булачагына шикләнмәгән

Әюп терелтелүнең булачагына шикләнмәгән

Әюп Аллаһының үзен терелтә алачагына ышанычын белдергән

14:7—9, 13—15

  • Аллаһының үзен терелтә алачагына ышанычын белдереп, Әюп агач мисалын — бәлки, зәйтүн агачының мисалын китергән

  • Зәйтүн агачы үзенең көчле тамырлары ярдәмендә, кәүсәсе киселгән булса да, яңадан үсә ала. Агачның тамырлары тере булса, аннан яңа үсентеләр чыга ала

  • Корылык баскан җиргә коеп яңгыр яуса, киселгән зәйтүн агачының тамырларыннан янә үсентеләр үсеп чыгарга һәм, «яшь үсемлек сыман, яңа ботаклары үсәргә» мөмкин