Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Брошюралар өчен үз кереш сүзләреңне әзерлә

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Брошюралар өчен үз кереш сүзләреңне әзерлә

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Эш дәфтәрендә кереш сүзләр китерелсә дә, алар ярдәм итүче план гына булып тора. Без аларны үз сүзләребез белән әйтергә тиеш. Син территорияңдә яшәгән кешеләргә башка тема кызыклырак булыр дип табарга мөмкин. Андый очракта брошюраны укып чыккач, бастырылган кереш сүзләрне һәм видеороликларны карап чыккач, аста китерелгән киңәшләрне кулланып үз кереш сүзләреңне әзерлә.

КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:

Үзеңә мондый сорау бир: «Мин бастырылган кереш сүзләрнең берсен кулланырга җыенаммы?»

ӘЙЕ

  • Сөйләшү башында әйтәчәк сүзләреңне әзерлә. Кеше белән исәнләшкәч, килүеңнең максатын кыскача аңлат. (Мәсәлән, «Мин... өчен килдем» дип әйтеп була.)

  • Сорауны биргәч шигырьгә ничек күчәргә, ә аннары ничек басманы тәкъдим итәргә икәнлеге турында уйла. (Мәсәлән, шигырьне укыр алдыннан син болай дип әйтә аласың: «Бу сорауга җавап монда язылган».)

ЮК

  • Брошюрадан үзең өчен кызыклы һәм территорияңдә яшәгән кешеләр өчен кызыклы булачак теманы сайла

  • Кешене әңгәмәгә тартыр өчен аны уйландыра һәм үз фикерен әйтергә дәртләндерә алган сорау әзерлә. Әмма соравың кешене уңайсыз хәлдә калдырмасын. (Мәсәлән, брошюраның 2 нче битендә китерелгән сорауларны кулланып була.)

  • Укыячак шигыреңне сайла. («Уяныгыз!» журналын тәкъдим итәргә булсаң, шигырьне укымасаң да була, чөнки бу журнал Изге Язмалар белән әллә ни таныш булмаган һәм дингә шикләнеп караган кешеләр өчен чыгарыла.)

  • Мәкаләне укып чыгу кешегә нинди файда китерәчәген аңлатыр өчен бер я ике җөмлә әзерлә

ҺӘРХӘЛДӘ

  • Кабат килеп китү өчен ачык сорау әзерлә

  • Икенче тапкыр нәрсә әйтергә теләгәнеңне онытмас өчен аны язып куй