Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Кунакларыбызны каршы алабыз

Кунакларыбызны каршы алабыз

23 мартта 12 миллионга якын я күбрәк кунак кеше Кичәгә киләчәк дип көтелә. Докладчы Йәһвәнең бүләк итеп биргән йолым корбаны һәм бу бүләк ярдәмендә кешелек алачак кайбер фатихалар турында сөйләгәндә, алар искиткеч шаһитлек алачак! (Иш 11:6—9; 35:5, 6; 65:21—23; Ях 3:16) Әмма бу махсус очрашуда докладчыдан тыш һәрберебез кунакларны җылы итеп каршы алып шаһитлек бирә алачак (Рм 15:7). Кайбер киңәшләргә игътибар итик.

  • Үз урыныңа утырып, программаның башлавын көтәр урынына, кунакларны һәм актив булмаган вәгазьчеләрне җылы елмаеп һәм дусларча сәламләп каршы ал

  • Чакырган танышларыңа син аерым игътибар күрсәтерсең, әмма башкалар турында да онытма. Бәлки, аларны чакыру кампаниясе вакытында чакырганнардыр. Яңа кешеләрне үзең янына утырырга чакыр. Аларга Изге Язмаларыңа һәм җыр китабыңа синең белән бергә карап барырга тәкъдим ит

  • Нотыктан соң кешенең сорауларына җавап бирергә әзер бул. Җыелышыгызга залны башка җыелыш өчен тизрәк бушатырга кирәк булса, кеше белән берничә көннән соң очрашырга сөйләш. Аның белән элемтәгә ничек кереп булганын белер өчен, болай дип әйтә аласың: «Мин программа турында нәрсә уйлаганыгызны белергә теләр идем. Сезнең белән элемтәгә ничек кереп була?»