Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ӘСФИРӘ 6—10

Әсфирә Йәһвә һәм аның халкы хакына фидакарь эш иткән

Әсфирә Йәһвә һәм аның халкы хакына фидакарь эш иткән

Әсфирә Йәһвәне һәм аның халкын яклап кыю һәм фидакарь эш иткән

8:3—5, 9

  • Әсфирә белән Мардәкәйгә куркыныч инде янамаган. Ләкин Һәмәннең яһүдләрне үтерергә дигән әмере империянең бар төбәкләренә таратылган булган

  • Әсфирә патша алдына чакырылмаган килеш килеп, яңадан үз тормышын куркыныч астына куйган. Ул үз халкы өчен елый-елый сорап, коточкыч әмерне гамәлдән чыгарырга үтенгән

  • Патшаның балдагы белән мөһер сугылган әмерләрне гамәлдән чыгарып булмаган. Шуңа күрә патша Әсфирә белән Мардәкәйгә яңа әмер чыгарырга рөхсәт иткән

Йәһвә үз халкына бөек җиңү биргән

8:10—14, 17

  • Икенче әмер яһүдләргә үзләрен якларга мөмкинлек биргән

  • Хәбәрчеләр бу хәбәрне җиткерер өчен киң империянең бар өлкәләренә чабып киткән, һәм яһүдләр сугышка әзерләнә башлаган

  • Күпләр Аллаһының яһүдләргә карата хуплавын күреп прозелитлар булып киткән