Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

«Бүген Йәһвәнең ихтыярын кем үти?» Бу брошюраны ничек кулланырга?

«Бүген Йәһвәнең ихтыярын кем үти?» Бу брошюраны ничек кулланырга?

«Бүген Йәһвәнең ихтыярын кем үти?» брошюрасы өйрәнүчеләребез белән һәр өйрәнү башында я ахырында карап чыгу өчен билгеләнгән *. 1—4 дәресләр өйрәнүчеләрне Йәһвә Шаһитләре белән халык буларак таныштыра, 5—14 дәресләр аларга безнең эшчәнлегебез турында белергә ярдәм итә, ә 15—28 дәресләр аларга оешмабызның ничек эш иткәнен күрсәтә. Әгәр берәр аерым дәресне ихтыяҗ буенча карап чыгарга кирәк булмаса, дәресләрне китерелгән тәртип буенча карап чыгу яхшырак. Һәр дәрес бер биттә урнашкан, һәм аны күпчелек өйрәнүчеләр белән биш-ун минут эчендә карап чыгып була.

  • Башта дәреснең исеме булып торган сорауга игътибар ит

  • Бергә дәресне абзацлап я тулысынча укып чыгыгыз

  • Укыганнарыгыз турында фикер алышыгыз. Рәсемнәрне һәм аста китерелгән сорауларны куллан. Дәрестәге үзең кирәк дип тапкан шигырьләрне укып, карап чыгыгыз. Калын шрифт белән язылган өстәмә исемнәр исем-сорауга җавап биргәнен ассызыкла

  • Дәрестә «Күбрәк белегез» дигән рамка булса, аны укыгыз һәм өйрәнүчене андагы күрсәтмә буенча эш итәргә дәртләндер

^ 3 абз. Бу брошюраның яңартылган версиясен Йәһвә Шаһитләренең интернет-ресурсларында табып була.