Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Гаиләгезгә Йәһвәне истә тотарга ярдәм итегез

Гаиләгезгә Йәһвәне истә тотарга ярдәм итегез

Яһүдләр үзләренең Аллаһысы Йәһвәне онытканга күрә, Ирмиягә аларны киләчәк җимерелү турында кисәтергә йөкләмә бирелгән булган (Ир 13:25). Халык андый аяныч рухи хәлгә ничек төшкән? Исраилле гаиләләр үз рухилыкларын югалткан. Күрәсең, гаилә башлыклары Йәһвәнең Канун 6:5—7 дә язылган җитәкчелегенә колак салмаган.

Бүген рухи яктан нык гаиләләр җыелышларыбызның нык булуына үз өлешен кертә. Гаилә башлыклары үз гаиләләре белән регуляр һәм эчтәлекле гыйбадәт кылып, Йәһвәне истә тотарга ярдәм итә ала (Зб 22:27). «„Бу сүзләр үз йөрәгеңдә булсын“. Гаиләләрнең интервьюлары» дигән видеороликны карагач, китерелгән сорауларга җавап бирегез.

  • Кайбер гаиләләр гаилә өйрәнүенә комачаулаган авырлыкларны ничек җиңгән?

  • Гаилә белән регуляр һәм эчтәлекле гыйбадәт кылу нинди фатихалар китерә?

  • Гаилә белән гыйбадәт кылуга килгәндә, минем нинди авырлыкларым бар һәм мин аларны хәл итәргә ничек планлаштырам?