Исраил Йәһвәне оныткан
Ирмиягә авыр йөкләмә бирелгән булган. Бу йөкләмә Йәһвәнең Яһүд белән Иерусалимның үҗәт горурлыгын җимерергә тәвәккәллеген күрсәткән.
Ирмия җитен билбау сатып алган
-
Билгә буылган билбау Йәһвә белән халык арасында була алган якын мөнәсәбәтләрне символлаштырган
Ирмия үз билбавын Евфрат елгасы янына алып барган
-
Ул аны бер кыядагы ярыкка яшереп куйган һәм аннары Иерусалимга кайткан
Ирмия билбавын алырга дип Евфрат елгасы янына кире килгән
-
Билбау череп беткән
Йәһвә, Ирмия үз йөкләмәсен үтәгәннән соң, билбау белән бәйле хәлне аңлатып биргән
-
Ирмиянең гади булып күренгән нәрсәдә эчкерсез буйсынуы Йәһвәнең кешеләр йөрәкләренә тәэсир итәргә тырышлыкларында зур роль уйнаган