Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАТТАЙ 25

«Уяу торыгыз»

«Уяу торыгыз»

25:1—12

Гайсә ун гыйффәтле кыз турындагы гыйбрәтле хикәяне үзенең майланган шәкертләренә сөйләсә дә, ул бар мәсихчеләрне күп нәрсәгә өйрәтә ала (bw556 12—16). «Уяу торыгыз, чөнки көнен дә, сәгатен дә белмисез»,— дигән Гайсә (Мт 25:13). Син бу гыйбрәтле хикәяне аңлата аласыңмы?

  • Кияү (1 шиг.): Гайсә

  • Акыллы кызлар (2 шиг.): майланган мәсихчеләр, алар үзләренә бирелгән йөкләмәне тугрылык белән үтәргә әзер; алар ахырга кадәр яктырткычлар кебек балкып тора (Фп 2:15)

  • «Кияү килә!» — дип кычкырган тавыш (6 шиг.): Гайсәнең килү чоры башланганына дәлилләр

  • Акылсыз кызлар (8 шиг.): кияүне каршы алырга чыккан, ләкин уяу һәм тугры булып булып калмаган майланган мәсихчеләр

  • Акыллы кызлар май белән бүлешүдән баш тарта (9 шиг.): тугры майланганнар, мәңгегә мөһерләнгәннән соң, тугры булмаганнарга ярдәм итә алмаячак

  • «Кияү килгән» (10 шиг.): Гайсә бөек афәт бетәр алдыннан хөкем итәргә килә

  • Акыллы кызлар кияү белән туй мәҗлесенә кереп китәләр һәм алар артыннан ишек ябыла (10 шиг.): Гайсә тугры майланган мәсихчеләрне күккә җыя, ә тугры булмаганнары күктәге әҗерләрен югалта