Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Өйрәнүчегә әзерләнергә ярдәм ит

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Өйрәнүчегә әзерләнергә ярдәм ит

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Әгәр дә өйрәнүче әзерләнсә, аңа материалны аңларга һәм истә калдырырга җиңелрәк булачак. Күбрәк аңлап истә калдырган саен, ул рухи яктан тизрәк үсә. Бу гадәт аңа суга чумдырылганнан соң да ярдәм итәчәк, чөнки аңа рухи яктан уяу булып калыр өчен, мәсихче очрашуларга һәм хезмәткә әзерләнергә кирәк булачак (Мт 25:13). Шулай итеп, тикшерүләр үткәрә белү һәм регуляр өйрәнү графигы — гомерлеккә яхшы рухи сәламәтлекнең нигезе. Шуңа күрә кешегә баштан ук өйрәнүләргә әзерләнү гадәтен үстерергә ярдәм итәргә кирәк.

КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:

  • Яхшы үрнәк бул (Рм 2:21). Өйрәнүченең ихтыяҗларын исәпкә алып, һәр өйрәнүгә әзерлән (km 11/15 3). Тикшерү үткәрелгән һәм аңлатмалар кертелгән планыңны күрсәт

  • Аны әзерләнергә дәртләндер. Баштан ук шуны аңлат: әзерләнү — бу Изге Язмалар өйрәнү программасының өлеше. Шундый әзерләнүнең файдасы турында да сөйлә. Тыгыз график булуына карамастан әзерләнү өчен вакытны ничек табып булганы турында гамәли киңәшләр бир. Кайбер вәгазьчеләр өйрәнүчегә үз басмаларын күрсәтә. Шулай эшләп, өйрәнүче җаваплары сызылган һәм комментарийлар кертелгән басмадан үтәсе материалны үзләштерү күпкә җиңелрәк булганын күрә. Өйрәнүче әзерләнеп килсә, аны макта

  • Ничек әзерләнеп булганын күрсәт. Кайбер вәгазьчеләр өйрәнүнең беренче дәресләрендә үк моны күрсәтә